Әтием истәлеген хөрмәтләп
№ №75-76 11009-11010 | 4-07-2015, 16:27 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 724 | Комм.: 0
17 яшеннән сугышка китеп, Сталинград янында каты яраланган Бөек Ватан сугышы ветераны Фатих Хәбибрахман улы Идрисов-ның якты истәлегенә багышлыйм.
Бөек Җиңүгә 70 ел тулган көннәрдә мин дә кулыма каләм алдым. Җаннарны тетрәндергән сугыш афәте – җимерек шәһәрләр, яндырылган авыллар, вакытсыз гомере өзелгән күпме газиз җаннар, исән калган гарипләр, хәбәрсез югалганнар, балаларын югалткан әниләр, тол хатыннар, ятим балалар… Бу коточкыч вакый-галар кемнең генә өенә керми калды икән…
Әтием, Аблай авылында туып үскән егет, 17 яшендә сугышка китә.
Районда ниләр бар?
№ №75-76 11009-11010 | 4-07-2015, 16:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 399 | Комм.: 0
Гәзитебез битләрендә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе игълан иткән “Реаль эшләр” проекты старт алуы хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы уңайдан июнь азагында районның барлык авыл биләмәләрендә дә гражданнар җыеннары үтте. Аларда халыкка проектның төп максатлары һәм бурычлары аңлатыла, тиз арада хәл ителү таләп иткән проблемалар ачыкланып, бу мәсьләләрне хәл итү юллары билгеләнә.
Матди байлыктан рухи байлык кыйммәтлерәк
№ №75-76 11009-11010 | 4-07-2015, 16:18 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 526 | Комм.: 0
Хөрмәтле гәзит укучы дусларыбыз!
Быел икенче яртыеллыкка матбугат басмаларына язылу 20 июльгә кадәр озайтылды, ягъни әлегә кадәр яраткан гәзит-журналлар белән дуслыгын дәвам итәргә онытканнарга моны эшләргә мөмкинлек бирелә. Төрле сәбәпләр белән “Игенче”сез торып калган абунәчеләргә дә ашыгырга киңәш итәбез: тугры дусларсыз әллә нинди зиннәтле йортларыгыз да шыксыз күренә торгандыр, ә район гәзите нәкъ шундый тугры дусларның иң якыныдыр да әле.