Җиңүчеләргә – бүләкләр
13-01-2015, 15:55 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 508 | Комм.: 0
Районыбыз авылларында һәм район үзәге предприятиеләре һәм оешмаларында боздан эшләнгән шәһәрчекләргә һәм фигураларга конкурс ел саен үткәрелә. Бу күркәм традиция быел да дәвам иттерелде.
Яңа ел бәйрәме алдыннан, 30 декабрьдә, район мәдәният йорты алдында үткән мәдәни чарада конкурс нәтиҗәләре халыкка җиткерелде. Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов җитәкчелегендәге махсус комиссия урыннарда боз шәһәрчекләрен һәм андагы әкият геройларын карап һәм фотоматериаллар белән танышып чыкканнан соң түбәндәге авыл билә-мәләренә призлы урыннарны бирергә карар итте.
Мәскәүдә – Президент чыршысында булды
13-01-2015, 15:42 | Район яңалыклары | Просмотров: 547 | Комм.: 0
Мәскәү Кремлендә беренче Чыршы бәйрәме 1954 елда үтә. Шул елдан башлап ил күләмендә үткәрелгән бу бәйрәм хәзер «Президент Чыршысы» дип атала. Ел саен Кремльгә ил башлыгы Чыршысына Русия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүче биш меңгә якын бала җыела. Монда уку алдынгылары, төрле конкурс-олимпиада җиңүчеләре, әти-әниләре «утлы нокталарда» вафат булган укучы балалар чакыру ала. Быелгы «Президент чыршысында» Башкортстаннан 114 бала катнашты. Алар арасында безнең Рапат урта мәктәбе укучысы Эльвина Илшат кызы Кәримова да бар иде.
Көмеш дуга, җиз кыңгырау: тройка атлар килә ашкынып, алтын дагалардан ут чәчелә, килә алар ярсып, талпынып...
№ 3 (10937) | 13-01-2015, 15:33 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 612 | Комм.: 0
Иске елны озатып, яңасын каршы алган мәл – 30 декабрь көне төрле могҗизалы-тылсымлы вакыйгаларга бай булды.
Райондашлар бу көнне шатлык-куанычлы чараларда катнашты. Аларның берсе – җиз кыңгыраулар чыңлаткан атларның горур җилдереп баруы, гаҗәеп матур атлар күренеше. Берсеннән-берсе матур, соклангыч тройкалар, Кыш Бабай, Карсылу, Яңа ел һәм кучерлар тәүдә мәчет янәшәсендә урнашкан боз шәһәрчегенә җыелды. Әкият геройларын чынбарлыкта күргәч, үзебезне әкият илендә кебек хис иттек. Без аларның һәркайсын сәламләп, гаҗәеп матур пар атлар, Кыш Бабай, Карсылу, Яңа ел, 2015 ел символы – кәҗә-сарык костюмнарындагы геройлар белән таныштык.