Хәвефсезлек атналыгы үткәрелә
№ 97 (11179) | 29-08-2016, 09:53 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 322 | Комм.: 0
Август ае – басу-кырларда урып-җыю эшләренең иң киеренке вакыты. Заман таләп иткәнчә, хәзер һәр эшкә куәтле техника җәлеп ителә.
Әлбәттә, аның саны да ел саен артып тора. Әмма эшләрне механизм-корылмалар ярдәмендә башкару никадәр генә уңайлы булмасын, махсус хәвефсезлек кагыйдәләрен төгәл үтәмәгәндә, техника кешеләр гомере һәм сәламәтлегенә кайтарып ала алмаслык зыян салырга да мөмкин. Агымдагы елның 1 августыннан 19 август көненә кадәр үткән вакыт аралыгында Башкортстан Республикасы территориясендәге хуҗалык-оешмаларда эшләр башкарганда 11 юл-транспорт вакыйгасы һәм бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Бөртеклеләр урагы тәмамлана
№ 97 (11179) | 29-08-2016, 09:50 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 349 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренүенчә, бөртеклеләр һәм кузаклы культураларны урып-җыю эшләре тәмамланып килә. 26 августка сугып алынырга тиешле барлык мәйданнарның (45963 гектарда) 96,1 проценты үтәлде. Дистәләгән хуҗалыкта урак тәмамланды. Җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыятендә (73,3 процент), “Үзәк” МТСының “Знамя” (82,6), Хуҗин исемендәге (89,6) бүлекчәләрендә, “Октябрь” кооперативында(90) уңышы җыелмаган мәйданнар бар әле. Иң күп иген мәйданнары (16175 гектар) “Базы” кооперативында. Бүгенге көнгә хуҗалыкның 569084 центнер ашлыгы бар. Геройлылар үткән ел 74 мең центнер иген сугып алса, быел тулай җыемны 82691 центнерга җиткерделәр.