» 94 (11176)

Матур яшәү өчен тырышып эшләргә кирәк

94 (11176) | 22-08-2016, 10:03 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 413 | Комм.: 0
Матур  яшәү өчен  тырышып  эшләргә  кирәк
Күмәк хуҗалыклар гөрләтеп эшләсә, иген уңышын мул алса, ит-сөтне күбрәк җитештерсә – гомумән, басучылыктан да, терлекчелектәндә табыш алынса, хезмәт кешесенең дә тормышы күркәм, табыны сыйлы була.
Иң мөһиме – хезмәте өчен тиешлесен алса, аның киләчәгенә ышанычы, тагын да матуррак яшәргә дигән өмете була. Тайняш авыл Советы авыл биләмәсендә бу шулай да. Мондый урыннарда бәйрәмнәр дә чагурак, җыелыш-киңәшмәләр дә җанлырак, күтәренкерәк рухта үтә, зарлану сүзләре ишетелми, ә бәлки бүген — кичәгедән, иртәгә бүгенгедән яхшырак эшлик, барлыкта-җитешлектә яшик, дип алга максатлар куялар. 17 августта хакимият көне дә биредә эшлекле шартларда үтте.



Санаулы гектарлар калып бара

94 (11176) | 22-08-2016, 09:58 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 327 | Комм.: 0
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң кызу эш вакыты дәвам итә. Басуларда өлгергән игеннәр уңыш җыеп алу – бу хезмәтнең иң җаваплы һәм киеренке чоры. Һәр урак чоры басуда эшләүчеләр өчен аерым үзенчәлекләре белән истәлекле.
Быелгы һава шартлары игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен аеруча уңай килде. Шуңа да урак башка еллардагыдан алданрак тәмамлана.