Уңган шофер
№ 93 (11175) | 18-08-2016, 10:12 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 408 | Комм.: 0
Урак кыюларны ярата. Бу сүзләрдә хаклык та бар. Әнә шундый шәхесләрнең берсе — “Герой” хуҗалыгы шоферы Азамат Батыев. Кырлардан икмәк ташучы Азамат уракның уңышлы баруына үзенең лаеклы өлешен кертә. Азамат армиядән кайту белән туган хуҗалыгында хезмәт юлын башлый. Хәзер 1993 елдан башлап “КамАЗ” автомашинасын иярли. Ерак юлларда да йөрергә туры килә аңарга, кышын хуҗалыкка ашлама ташый. Кайда гына йөрмәсен, бер тапкыр да авария ясаганы булмаган аның. Узган елны урып-җыю кампаниясендә Азамат Батыев 23 мең 700 центнер ашлык ташып, хуҗалык буенча беренче урынны алган. Быел да ул район буенча алдынгылар сафында бара.
Басуларда хезмәт туе
№ 93 (11175) | 18-08-2016, 10:05 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 347 | Комм.: 0
Районда бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклы культуралар урагы уңышлы гына дәвам итә. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы уңганнары аны тәүгеләрдән булып тәмамлады. “Заря” хуҗалыгы басуларында да санаулы гектарларны урып-суктырасы калды. “Базы”, "Победа", “Герой” кооперативларында хезмәт темпы югары.
Мал азыгы хәзерләүчеләрнең үз хәстәрлеге: сенаж, фуражын мөмкин кадәр күбрәк туплап калу өчен көрәш дәвам итә бүген.
Мал азыгы хәзерләүчеләрнең үз хәстәрлеге: сенаж, фуражын мөмкин кадәр күбрәк туплап калу өчен көрәш дәвам итә бүген.