» 9 (11093)

Районда ниләр бар?

9 (11093) | 26-01-2016, 10:53 | Район яңалыклары | Просмотров: 385 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2015 елның 28нче декабрендәге 1466-р санлы “Башкортстан Республикасы биләмәсендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре чорында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү” карарына ярашлы, районның барлык авыл биләмәләрендә дә торак секторларында рейдлар үтте. Аларны үткәрүнең төп максаты – янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча аңлату эшләре алып бару һәм норматив документларга ярашлы гамәлдә булган барлык норма һәм таләпләрнең үтәлешенә контрольлек итү. Авыл биләмәләре хакимиятенең җаваплы вәкилләре, янгынга каршы көрәш хезмәте белгечләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары катнашлыгында үткән бу рейдлар вакытында төп игътибар авыл Советлары һәм участок уполномоченныйларының махсус исәбендә торучы һәм тирә-яктагылар өчен хәвеф тудыручы адреслар буенча урнашкан йортлар торышына юнәлтелде. Артабан башка йортларда да тикшерүләр үткәрелде. Рейдлар нәтиҗәләре буенча йорт хуҗаларына торакта янгын хәвефсезлеге чаралары турындагы инструкцияләр һәм хәвефсезлек кагыйдәләренә туры килмәгән җитешсезлекләрне бетерү турында тәкъдимнамәләр тапшырылды.



Якташ әдипләргә – якташыбыз исемендәге премия

9 (11093) | 26-01-2016, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 404 | Комм.: 0
Якташ әдипләргә –  якташыбыз исемендәге премия
2015 елның 31 декарь көне ил һәм республика буенча игълан ителгән Әдәбият елын календарь вакыт буенча тәмамласа да, аңа багышланган чаралар тукталып калмады, район-шәһәрләрдә әле дә дәвам итә.
Гомумән, рәсми игълан ителгән ел тәмамлану шартлы билге генә булуын тормыш үзе раслап тора. Яшәешебез, рухи мохитебез әдәбият-сәнгать һәм мәдәният белән, димәк, матурлык-гүзәллек белән, тыгыз үрелгән, бу төшенчеләрдән аерып алгысыз бит ул. Бүгенге тормышны бу өлкәләрсез күз алдына да китереп булмый.