Республика икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә
№ 74 (11156) | 6-07-2016, 10:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 280 | Комм.: 0
Табын муллыгын тәэмин итүдә, яшәү дәрәҗәсен күтәрүдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең роле гаять зур. Бу җәһәттән Чакмагыш районы җирләрендә урнашкан “Үзәк” машина-технология станциясе комплексы нәтиҗәле эшли һәм шуның белән республика икътисадын үстерүгә– тотрыкландыруга лаеклы өлеш кертә.
Кыскача хәбәрләр
№ 74 (11156) | 6-07-2016, 10:23 | Төрлесеннән | Просмотров: 328 | Комм.: 0
Идел буе федераль округында төбәкләрнең коррупциягә каршы паспортлары формалаштырыла, урыннарга чыгып тематик камераль тикшерүләр үткәрелә. Шулай ук Коррупциягә каршы гомумдәүләт Указының гамәлгә ашырылуына контрольлек итү җайга салынган. Бу хакта Русия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле М.Бабич хәвефсезлек мәсьәләләре буенча үткәрелгән утырышта хәбәр иткән. Ул шулай ук соңгы вакытта округ төбәкләрендә коорупциягә каршы үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәлелеге күтәрелүен билгеләгән. “Керемнәре хакында ялган яки тулы булмаган мәгълүмат җиткергән дәүләт хезмәткәрләре 40 процентка артты. Коорупцион юнәлештә хокук бозуларга юл куйган өчен юридик җаваплылыкка тарттырылган Русия Федерациясе субъектларының дәүләт власте органнарында эшләүче хезмәткәрләрнең саны 94 процентка артты”, – диде М.Бабич. Агымдагы елның биш ае нәтиҗәләре күрсәтүенчә, округта коррупция юнәлешендә кылынып ачыкланган җинаятьләрнең саны 5,7 процентка арткан, рәшвәт алу факты ачыкланган җинаятьләр саны да 38,2 процентка үскән.