Тармакның уңышы — азык базасы ныклыгында
№ 67 (11001) | 18-06-2015, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 453 | Комм.: 0
«Герой» авыл хуҗалыгы кооперативында мал азыгы хәзерләү комплекслы оештырылган. Мал кышлату сезонына ныклы азык базасы туплау хәстәрлегенә бик тә җаваплы карыйлар биредә. Егетләр эшләре өчен зур җаваплылык тоеп хезмәт сала, нормаларын арттырып үти. Бүгенге көндә терлекләрне азык белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыру өчен хуҗалык механизаторлары сенаж сала, печәнне чабып, төргәкләргә урый, утарларга кайтару хәстәрлеген күрә.
Изгелектән күңеле тулышкан
№ 67 (11001) | 18-06-2015, 10:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 425 | Комм.: 0
21 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне
Бу дөньяда яшәү бәхетен әни-әтиләр Ходай кодрәте белән бүләк итсә, кешеләр сәламәтлеге сагында уяу торулары белән ул бәхетле мизгелләрне табиблар мөмкин кадәр озынайтырга тырыша. Дөрес диагноз куеп, вакытында тиешле дәвалау үткәрү югалта башлаган сәламәтлекне аякка бастырырга, алай гына да түгел, гомерләрне беркадәр озынайтырга да ярдәм итә әле.