» 4 (11088)

Районда ниләр бар?

4 (11088) | 14-01-2016, 12:39 | Район яңалыклары | Просмотров: 445 | Комм.: 0
Яңа ел бәйрәме чорында матур гаилә юбилейларын, истәлекле гомер бәйрәмнәрен билгеләүче хөрмәтле өлкәннәребез, якташ ветераннарыбыз байтак булды.
Макаровка авылында гомер кичереп, алты дистә ел дәвамында иңгә-иң куеп тормыш сукмагыннан атлаучы Соколовлар бриллиант туйларын билгеләде. Леонид Тихонович гомере буе тимерче булып эшләгән, Анна Ивановна “Базы” хуҗалыгында төрле эшләр башкарган. Алар алты балага гомер бүләк итеп, яхшы тәрбия биреп үстергәннәр. Бүгенге көндә барысы да тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакларда хезмәт сала. Аларны бу истәлекле бәйрәме белән Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте һәм “Базы” хуҗалыгы вәкилләре Е.С.Семенова, Э.Р.Әхмәтшина, Г.С.Тимофеев тәбрикләде, изге теләкләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.



Сабыйларны сөендерделәр

4 (11088) | 14-01-2016, 12:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 326 | Комм.: 0
Сабыйларны сөендерделәр
Яңа ел алдыннан район эчке эшләр бүлеге һәм прокуратура хезмәткәрләре чираттагы тапкыр балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютка бардылар.
Һәрвакыттагыча, монда тәрбияләнүче сабыйлар һәм приют коллективы безне сөенеп каршы алды. Матур итеп бизәлгән бинада күңелле бәйрәм кәефе хакимлек итә иде.