Үсеш юлында
№ 24 (11106) | 3-03-2016, 09:47 | Район яңалыклары | Просмотров: 359 | Комм.: 0
Узган ел “Октябрь” авыл хуҗалыгы кооперативы әгъзалары өчен уңышлы гына булды. Хуҗалыкта барлыгы 145 эшче көче исәпләнә, алар төрле участокларда намуслы хезмәт үрнәкләре күрсәтә.
Күпчелек (75 кеше) терлекчелек тармагында эшли. Үткән ел терлекчеләр тырышлыгы белән 33811 центнер сөт җитештерелде. Һәр сыердан уртача 5635 килограмм сөт савып алынды, ягъни 2014 елга караганда 298 килограммга артты.
Туган ягым минем, газиз җирем, Шундый иркен синдә сулавы
№ 24 (11106) | 3-03-2016, 09:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 455 | Комм.: 0
Яңа Балтач мәдәният йортына килеп керү белән игътибарны оста куллар күргәзмәсе җәлеп итте. Күз явын алырдай, чын сәнгать әсәре булырдай эшләр байтак монда.
Күргәзмәнең хуҗабикәсе – китапханәче Раушания Гәрәева барчасы белән таныштыра, кызыксынучыларның сорау-ларына җавап бирә, авыл уңганнарының исемнәрен атап үтә. Кул эшенә маһирлар арасында төрле буын вәкилләре бар. “Кызлар кулы гөл коя” бүлегендә тегү, чигү, бәйләм әйберләр урын алган.