» 21 (11105)

Сәнгатьтә дә сынатмыйлар

21 (11105) | 25-02-2016, 10:23 | Район яңалыклары | Просмотров: 347 | Комм.: 0
Сәнгатьтә дә сынатмыйлар
Күптән түгел район мәдәният йортында республика эчке эшләр органнары һәм бүлекчәләре хезмәткәрләре катнашлыгында Русия полициясенең 300 еллыгына багышланган ХVII үзешчән сәнгать фестиваленең төбәк этабы үтте.



Әй, туган җир, Иске Бәшир, дөнья ямьләп яшьнә син!

21 (11105) | 25-02-2016, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 474 | Комм.: 0
Әй, туган җир, Иске Бәшир, дөнья ямьләп яшьнә син!
2015 ел вакыйгаларга бай булды, районыбызга 85 ел тулган көннәр тарих битләренә алтын хәрефләр языла.
Әйе, языла димен, чөнки бу олуг юбилейның тәэсир көче, бүген дә тырыш хезмәтебездә чагыла җыр-моңнарыбызга кушыла, күңелләребезгә генә сыймыйча киңлекләргә ачыла. Һәр эшебез туган җирне баетуга юнәлгән, җырларыбыз – зурлау, данлау өчен языла.
Узган елның Әдәбият елы дип игълан ителүе дә районда әдәби-мәдәни тормышны тагын да кайнатып җибәрде: яшәгән җирне данлап шигырьләр язылды, көйләргә салынды, кичә-концертларда башкарылды. Хәзер һәр авылның үз җыры бар. Үзешчәннәрнең район бәйгесен дә шушы олуг бәйрәмгә багышлау җыр-моңнарны халыкка таратырга киң мөмкинлек тудырды. Кайсы гына коллектив чыгышын карама, туган якны сөю белән сугарылган гүзәл җырлар башкарыла. Үзебез иҗат иткән, үз җырла-рыбыз. Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәренең чыгышы да туган җиргә мәдхия булды.