» 20 (11104)

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне

20 (11104) | 19-02-2016, 10:35 | Котлаулар | Просмотров: 695 | Комм.: 0
Илебез иминлеге ышанычлы кулларда

23 февраль — Ватанны  саклаучылар  көне
Хөрмәтле райондашлар!

23 февраль Русиянең данлы көннәре тарихына олы бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне булып уелып калды. Төрле елларда Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен кулларына корал алып көрәшкән, бүгенге тыныч тормышыбызны тәэмин итү хакына яу кырларында гомерләрен корбан иткән ата-бабаларыбыз, абый-апаларыбызның тиңдәшсез каһарманлыгы тарих битләренә алтын хәрефләр белән уелган. Илебездә революцион үзгәрешләр чорында төрле яклардан ябырылган чит ил баскынчыларыннан, Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларыннан коткарып калган кыю яугирләрнең данлы эшләрен бүген Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүче ватандашларыбыз лаеклы дәвам итә, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклый.



Исеме җисеменә туры килеп тора

20 (11104) | 19-02-2016, 10:33 | Район яңалыклары | Просмотров: 327 | Комм.: 0
Исеме җисеменә туры килеп тора
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы әгъзаларының узган хуҗалык елына йомгак ясау һәм агымдагысына эшчәнлек юнәлешләрен билгеләүгә багышланган хисап-сайлау җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова, ярышучы хуҗалык – җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыяте директоры Мөдәрис Хәмәтҗан улы Гафаров һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.