» 16 (11100)

Батырлык күрсәткән өчен

16 (11100) | 11-02-2016, 10:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 407 | Комм.: 0
Батырлык күрсәткән өчен
Чакмагыш туфрагында туып-үсеп, аны ерак-еракларда үзенең батырлыгы, кыюлыгы, туган җирен, илен, Ватанын чиксез яратуы белән данлаучы яшь егетләребез — солдат хезмәтен үтәүче кыю, батыр улларыбызның исемнәре еш кына гәзит битләрендә урын ала.
Шундый батыр яугирләрнең берсе, Митрә-Әюп авылы егете Марсель Земфир улы Сөләймановны 9нчы февраль көнне Чакмагыш хәрби комиссариатында бүләкләү тантанасы үтте.



Туган якларны данлап…

16 (11100) | 11-02-2016, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 345 | Комм.: 0
Үзешчәннәрнең район смотры
Туган  якларны данлап…
Районыбызның бормаланып аккан данлы Базы елгасы буенда урнашкан авыллар — талантларга бай яклар. Шулай булмый мөмкин дә түгел: табигатьнең илаһи матурлыгын тоеп, зәңгәр тасмадай сузылып агучы Базы елгасында балык тотып, “Чалпы тау”ның “чал чәчләрен сыйпап”, урамнарында, болын-кырларындагы яшел чирәмендә аунап, уйнап, эшкә өйрәнеп үскән кешеләр бит алар. Моннан тыш, илебезгә күпме иҗат кешеләрен: шагыйрь һәм язучылар, Бөек Ватан сугышы һәм тыныч тормыштагы геройларны да биргән төбәк ул.