Барыбыз да – чаңгыга!
№ 15 (11099) | 9-02-2016, 11:14 | Спорт | Просмотров: 332 | Комм.: 0
14 февраль көнне районыбызның барлык авыл Советы авыл биләмәләрендә “Русиянең чаңгы юлы – 2016” чаңгы ярышлары оештырыла. Ярышларда 1 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр мәктәп укучылары һәм өлкәннәрдән теләгән һәр кеше катнаша ала. Барыбыз да чаңгыларга басыйк, хөрмәтле райондашлар!
Иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләрбез”, – диде “Юлдаш” җәмгыяте әгъзалары
№ 15 (11099) | 9-02-2016, 11:04 | Район яңалыклары | Просмотров: 386 | Комм.: 0
Җаваплылыгы чикләнгән “Юлдаш” җәмгыяте әгъзаларының гомум җыелышына хаклы ялга чыккан пенсионерлар да чакырылды, көн тәртибенә куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе – пай җирләре турында сөйләшүдә катнашты.
Бу хакта Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфис Фоат улы Мөхъяров таныштырып, аңлатып чыкты. Идарә җитәкчелеге белән берлектә сорауларга җавап бирделәр. Пай җирләребез югалмасын, балаларыбызга күчә барсын дип, залдагылар бер-тавыштан үз өлешләрен ун елга җәмгыять карамагына арендага бирергә карар итте. Документлар төзү, рәсмиләштерү эшчәнлеге буенча җаваплылык җәмгыятьнең баш бухгалтеры Вәсилә Җәмгытдин кызы Батыргәрәева иңенә йөкләтелде.
Шушы җирдә булмышыбыз, монда безнең тамырлар
№ 15 (11099) | 9-02-2016, 10:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 359 | Комм.: 0
Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе үзешчәннәре концертына – район мәдәният йортына халык күп җыелды. Тамаша залына узганчы һәркем район үзәкләштерелгән китапханәсе куйган китап күргәзмәсенә игътибар итте. Анда үз әдипләребезнең, үз каләмкярләребезның китаплары куелган иде. Оста кулларның иҗат җимешләре күргәзмәсе дә барчасын сокландыргандыр, мөгаен.