Боз шәһәрчеге төзелә
№ 144 (10927) | 13-12-2014, 10:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 591 | Комм.: 0
Чакмагыш авыл Советы биләмәсе хакимияте инициативасы белән быел Чакмагышта район мәдәният йорты һәм мәчет янындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә торган мәйданда да Яңа ел бәйрәме уңаеннан боз шәһәрчеге калкып чыгачак.
Яңа ел чыршысы шушы көннәрдә урнаштырылды. Ул карап торырлык, бик матур. Әлеге вакытта мәйданда боз шәһәрчеген төзү буенча иртәдән кичкә кадәр кызу эшләр бара.
Тагын да капиталь ремонт турында
№ 144 (10927) | 13-12-2014, 10:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 597 | Комм.: 0
Рөстәм Хәмитов:
кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстан Юлдаш телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәләшеп, торак-коммуналь хуҗалыгында ашыгыч хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә карата уй-фикерләрен әйтте.
— Рөстәм Зәки улы, ни өчен кешеләр хәзер капиталь ремонтны үз исәбенә түләргә тиеш булып чыкты? Республикадагы 17 мең күпкатлы йортлар өчен барлык чыгымнарны каплау өчен республика бюджетында акча юк микәнни? Ә бит алар капиталь ремонт өчен үз чиратын көтә.