» 143 (10926)

Эшкә бирсәң чын күңел

143 (10926) | 11-12-2014, 11:29 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 639 | Комм.: 0
Эшкә бирсәң чын күңелЧакмагышта гомер кичерүче Фәнзилә Фәткуллина тормышында соңгы вакытта сөенечле вакыйгалар еш булып тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Издательский дом “Башкирская пресса” җәмгыятеннән яхшы полиграфик бизәлешле, саллы китапларның бүләк итеп җибәрелүе – әнә шуларның берсе. “Потребительский рынок Башкортостана” дип исемләнгән әле-
ге китапта шәхси эшкуар Фәнзилә Наил кызының һәм ул җитәкчелек иткән “Какаду” кафесы хезмәт-кәрләренең берлектәге эшләре, ирешкән уңышлары турындагы язма тулы бер биттә урын алган, текст өч фоторәсем белән дә тулыландырылган.



Ачык тыңлаулар үтте

143 (10926) | 11-12-2014, 11:14 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 512 | Комм.: 0
10 декабрьдә муниципаль район хакимиятенең зур залында “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының 2015 елга һәм 2017 елга кадәрге чорга социаль-икътисадый үсеше фаразлары” һәм “2015 елга һәм 2016 һәм 2017 елларның планлаштырылган чорына Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының бюджеты турында” муниципаль район Советы карарлары проектлары буенча ачык тыңлаулар (публичные слушания) үтте.
Чарада район Советы аппараты һәм муниципаль район хакимияте вәкилләре, бюджет, салымнар һәм милек мәсьәләләре буенча даими депутат комиссияләре әгъзалары, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, бюджет оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм бухгалтерлары, районның киң мәгълүмат чаралары вәкилләре – гомумән алганда, 43 кеше катнашты.