Безнең максат — иминлек саклау
№ 128 (11210) | 10-11-2016, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 293 | Комм.: 0
10 ноябрь — Русия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне
Һәр елның 10 ноябрендә полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Безнең район хокук һәм җәмәгать тәртибенең торышы буенча һәм криминаль яктан республикада иң тыныч төбәкләрнең берсе санала.Полиция подполковнигы Ренат Назыйф улы Әсләмов җитәкчелек иткән Русия эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш район бүлегендәге һәр подразделение, һәр полиция хезмәткәре үзләренең бурычларын намус белән үти. Бүген биредә эшләүче 66 хезмәткәр район халкының иминлеге сагында тора.

Каникул файдалы үтте
№ 128 (11210) | 10-11-2016, 09:57 | Төрлесеннән | Просмотров: 325 | Комм.: 0
Көзге каникул – барлык балалар өчен дә көтеп алынган бәхетле чор. Без, Чакмагыш гимназиясенең 4а сыйныфы укучылары, бу көннәрне күңелле һәм файдалы итеп үткәрдек. 2 ноябрьдә укытучыбыз Светлана Мәгънәви кызы Хәлиуллина безнең өчен Уфа шәһәренә экскурсия оештырды.