Тормыштан ямь-тәм табып яшәгез
№ 115 (11049) | 1-10-2015, 11:37 | Котлаулар | Просмотров: 538 | Комм.: 0
1 октябрь - Өлкән яшьтәгеләр көне
Яшәешебездәге күп уңайлыклар, бүгенге иминлегебез, тормыш-көнкүрешебезнең даими яхшыра баруы өчен без башлыча әйләнә-тирәбездә яшәгән өлкән буын абый-апаларыбызга бурычлыбыз һәм чиксез рәхмәтлебез. Илебез тарихының һәр истәлекле битен язуда турыдан-туры катнашкан, аның икътисадын ныгыту хакына көчен, белемен, тормыш тәҗрибәсен кызганмаган, Ватаныбыз өчен хәвеф янаган елларда дәһшәтле Бөек Ватан сугышы фронтларында кан койган, тылда фидакарьлек өлгеләре күрсәткән, артабан санаулы еллар эчендә хәрәбәләрдән тергезеп, илебезне куәтле державага әверелдереп, үз өлгеләрендә хезмәтсөяр ул һәм кызлар үстергән, әле дә, хаклы ялда булуларына карамастан, кулдан килгәнчә ярдәмгә ашкынып торучы хөрмәтле өлкәннәребезне даими хәстәрләп тору, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтү намус эшебез булып тора. Аларның берсе дә кадер-хөрмәтебездән мәхрүм калырга тиеш түгел.

Ветеран һаман сафта
№ 115 (11049) | 1-10-2015, 11:30 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 429 | Комм.: 0
Бу язмада сүз барачак гаилә әгъзалары – гади авыл кешеләре. Рәҗәп авылында туып үсеп, шунда ныгынып, яшәп-эшләп гомер итүче Радик Әюп улы һәм аның гомер гомер юлдашы Земфира Гаяз кызы Хаҗиповлар алар. Тәү карашка гади генә булсалар да, башкалардан уңганлыклары-булганлыклары, тырышлыклары, хезмәт сөючәнлекләре, тормышны, дөньяны ярата белүләре белән аерылып торалар.
Аларның шундый булуы һич гаҗәп түгел: Радик та, Земфира да зур-ишле, хезмәт сөючән гаиләдә үсә.