Уңышлар алып килде бу ел…
№ 1 (10935) | 1-01-2015, 14:27 | Төрлесеннән | Просмотров: 477 | Комм.: 0
[b]Яңа елда һәркем яңа бәхетләр, шатлыклар, могҗизалар көтә, һәркем якты уй-хыяллар, өметләр белән яши. Үтеп баручы елны озатканда без тормышыбызда булып узган вакыйгаларны барлыйбыз. Бүген берничә райондашыбызга: “2014 ел сезнең тормышыгызда нинди вакыйгалары белән истә калды?” – дигән сорау белән мөрәжәгать иттек.
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!
Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар!
Иске елны озатып, киләчәккә зур өметләр баглап Яңа елга аяк бастык. Яңа ел алдыннан үткәнне барлап, эшләребезгә анализ ясыйбыз, киләчәккә планнар билгелибез.
2014 ел безнең район өчен уңышлы булды, дип ныклы әйтә алабыз. Ел дәвамында социаль-икътисадый, рухи-мәдәни өлкәләрдә зур күләмле һәм әһәмиятле эшләр башкарылды.