“Карагай” чаңгы базасында яше-карты ял итә
№ 10 (11241) | 28-01-2017, 09:14 | Төрлесеннән | Просмотров: 263 | Комм.: 0
Сокланамын Чакмагышка,
Гүзәл туган ягыма.
Йорт-илен гөлбакча итеп,
Шат яшәгән халкыма.
Бу шигъри юллар авторы Фидәлия Баянова хаклы. Районыбызны республикада иң эшчән, уңган, булдыклы кешеләр яшәгән төбәк дип беләләр. Һәм бу шулай да. Авылларыбыз ерактан ук балкып торган, зәвык белән төзелгән матур йортлары, төзек каралты-куралары, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән ихаталары, яшелчә-җимешкә бай бакчалары белән аерылып тора.
Халык ышанычы – олы җаваплылык
№ 10 (11241) | 28-01-2017, 09:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 282 | Комм.: 0
21-22 гыйнварда Мәскәүдә “Бердәм Русия” сәяси партиясенең XVI хисап-сайлау съезды үтте. Аның эшендә өч меңнән артык кеше, шул исәптән 728 делегат, партиянең төбәк бүлекчәләренең 450 вәкиле, урыннардагы һәм беренчел (первичный) бүлекчәләр делегатлары, федераль һәм төбәк матбугат чаралары вәкилләре катнашты. Анда шулай ук төрле илләрдән 70тән артык дипломатлар кунак сыйфатында чакырылган иде, ә дөньяның иң эре 30дан артык сәяси партияләре вәкилләре дә анда үзләренең тәбрик сүзләрен юллады.