» Материалы за 22.09.2016

Сайлау-2016: беренче йомгаклар

107 (11169) | 22-09-2016, 10:11 | Район яңалыклары | Просмотров: 396 | Комм.: 0
Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе Русия Федерация-сенең Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда күпме халык катнашуын аныклап игълан итте. Сайлау комиссияләреннән тапшырылган барлык беркетмәләр “Сайлаулар” автоматлаштырылган системасында исәпләнгәннән соң республика буенча тавыш бирергә хокукы булган халыкның 69,78 проценты бу мөһим кампаниядә катнашуы билгеле булды. Бердәм сайлаулар көнендә әлеге хокуктан 2 млн.121 мең 993 кеше файдаланган. Сайлаучылар исемлегендә барлыгы 3 млн.40 мең 701 кеше теркәлгән.



Камиллеккә омтыла

22-09-2016, 10:09 | Район яңалыклары | Просмотров: 409 | Комм.: 0
Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителде
Камиллеккә омтыла
Туган җиргә мәхәббәт балачактан, танып-белү осталыгы белән ярала башлыйдыр, мөгаен. Сабый карашына тап булган тәүге яфрак, чәчәкләр, күбәләкләр, тәүге адымнарын ясаганда йомшак кына ак табанын кытыклаган бәбкә үләне, самимилык белән тәмләп каралган туфрак тәме – болар барысы да шул сөюгә нигез саладыр.