» Материалы за 03.09.2016

Хәвефсез файдалануны тәэмин итү өчен

100 (11182) | 3-09-2016, 08:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 311 | Комм.: 0
Елның иң күп эш башкарылган мизгелендә – басу-кырларда мал азыгы хәзерләү, урып-җыю кампаниясе кызган, юлларда ремонтлау-төзекләндерү киң колач белән алып барылган июль-август айларында транспорт хәрәкәте аеруча көчәя, махсус техника гадәттәгедән күбрәк җәлеп ителә.



Киңәшле эш таркалмас

100 (11182) | 3-09-2016, 08:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 328 | Комм.: 0
Киңәшле эш таркалмас
24-26 августта район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үтте. Быел ул “Мәгариф системасы – шәхесне социальләштерү үзәге” дигән лозунг астында оештырылды. Беренче ике көндә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә һәм гимназиядә укытучылар секцияләргә бүленеп эш алып барды. Анда белем бирү учреждениеләренең үткән уку елындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды, көнүзәк мәсьәләләр тикшерүгә чыгарылды һәм аларны хәл итү юллары ачыкланды. Район мәгариф системасының киләчәген тагын да яхшырту максатында мөһим карарлар кабул ителде.