» Материалы за 04.08.2016

Уңыш язмышы – алар кулында

87 (11169) | 4-08-2016, 16:07 | --- | Просмотров: 349 | Комм.: 0
Уңыш язмышы – алар кулында
Бүген район басуларында бөртеклеләр 46700 гектарның 19012 гектарында тезмәләргә салынды, 18454 гектарында суктырылды. Уракның темпларын киметмичә, кояшлы коры көннәрнең һәр сәгатен, һәр минутын җитештерүчән файдаланган хуҗалыкларда нәтиҗәләр дә куанычлы. “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы басуларында 16175 гектардагы бөртеклеләрнең 6609 гектары тезмәләргә салынды, 6319 гектарда, ягъни 39,1 процентында уңыш җыеп алынды. Темплар киеренке, уңыш мулдан. Гектарның уртача төшеме 42,0 центнер тәшкил итә. Бу районның уртача күрсәткеченнән күпкә югары (30,5 ц.).



Мәктәпләр укучыларны каршы алырга әзерләнә

87 (11169) | 4-08-2016, 15:57 | Район яңалыклары | Просмотров: 305 | Комм.: 0
Җәй – елның иң матур мизгеле, барлык эшләр дә шушы чорга туры килә. Кырларда эш кайный, кышкылыкка җылыту системалары ремонтлап сафка кертелә һәм башка төзекләндерү эшләре шушы вакытта башкарыла.
Балалар җәйге каникулга туктаган арада мәгариф учреждениеләре биналарын төзекләндерү кызу бара. Аларның кайберләре балаларны бүгеннән кабул итәргә әзер, кайсыларында ремонт тәмамлануга якынлашкан. Ничек кенә булмасын, укучыларны яңа уку елы башланганда матур итеп төзекләндерелгән, җиһазландырылган, заман таләпләренә җавап биргән биналар каршы алырга тиеш.