Мәктәп еллары җилкендерә күңел кылларын
№ 58 (11140) | 28-05-2016, 10:13 | Район яңалыклары | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Агымдагы елда Башкортстанда 18 мең 847 егет һәм кыз мәктәпне тәмамлый. Районыбыз мәктәпләрендә 130 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Шатлыклы да, сагышлы да ул. Шатлыклы, чөнки унбер ел буе куелган хезмәткә йомгак ясала, алда мөстәкыйль юллар көтә. Үсмер чакта кем генә хыялланмаган тиз генә үсеп, олы тормышка аяк басу турында.
Хыяллар — ак җилкән
№ 58 (11140) | 28-05-2016, 10:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 452 | Комм.: 0
Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлаучы 22 укучы өчен яңгыраган “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә ата-аналар, ветеран укытучылар, мәртәбәле кунаклар, райондашларыбыз җыелды. Гүя табигать тә тантана итә иде бүген. Май аеның якты кояшы бәйрәмгә тагын да күтәренке кәеф, җылы атмосфера өстәде. Мәктәп алдында саф һавада үткән чараның алып баручылары бәйрәмне ачык дип игълан иткәч, тантаналы шартларда тип-тигез рәт булып тезелеп, барабанчы кызлар үтте. Алар артыннан барлык кунакларның игътибар үзәгендә булган егетләр һәм кызлар – чыгарылыш укучылары түрдән урын алды.