Котлыйбыз!
№ 46 (11128) | 26-04-2016, 10:22 | Котлаулар | Просмотров: 500 | Комм.: 0
“Тере классика” яттан сөйләү буенча Бөтенрусия конкур-сының төбәк этабында катнашып, Иске Калмаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зимфира Зәйдуллина “Әдәби әсәрнең эчтәлегенә тирән үтеп керү” номинациясендә җиңү яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган 150 укучының бары тик 10сына гына мондый бәхет елмайды. Җиңүчене рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Шамил кызы Каюмова әзерләде. Райондашыбызны мәртәбәле җиңүе белән котлыйбыз һәм арытабан да зур уңышлар телибез.
Гомерегезне хәвеф астына куймагыз!
№ 46 (11126) | 26-04-2016, 10:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 356 | Комм.: 0
САУЛЫГЫМ —БАЙЛЫГЫМ
Европа иммунлаштыру атналыгы дөньяның барлык илләрендә, шул исәптән Русиядә һәм безнең Башкортстанда да ел саен үткәрелә. Быел ул 24 апрельдән 30 апрельгәчә “Иммунлаштыруда барлык “ак таплар”ны бетерергә!” лозунгы белән үтә.