» Материалы за 05.03.2016

Тормышыбыз сезнең белән матур

25 (11107) | 5-03-2016, 15:14 | Котлаулар | Просмотров: 515 | Комм.: 0
Язның тәүге бәйрәме белән, гүзәл затлар!
Тормышыбыз сезнең белән матур
Районыбызның мөхтәрәм хатын-кызлары!
Барыгызны да ихлас йөрәктән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм һәрвакыт яз һәм кояш, яңа өметләр һәм күтәренке кәефне гәүдәләндерә.
Хатын-кызларга караш төбәгән саен алардагы гаҗәеп йомшаклыкның батырлык көче, нәзәкатьлелекнең таләпчәнлек белән берләшүен күреп гаҗәпләнеп бетә алмыйбыз. Яз чәчәге умырзая кебек төрле каршылыклар алдында бирешми торган көчле рухлы булуыгызның күркәм чагылышы бу, изгелек һәм яктылык тантанасы да.



Мода түгел, заман таләбе

25 (11107) | 5-03-2016, 15:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 373 | Комм.: 0
Чакмагыш беренче урта мәктәбе районыбызда беренчеләрдән булып электрон белем бирү, электрон документлар әйләнешен үстерү һәм электрон дәреслеклекләр куллану буенча зур проектка нигез салып, аны тормышка ашыруда уңышлы эшләп килә. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына ярашлы, электрон белем бирүнең төрле формаларын куллану төп бурыч булып кала.