Район халкы игътибарына!
1-03-2016, 10:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 285 | Комм.: 0
Агымдагы елның 1 мартыннан район үзәк дәваханәсенең теш дәвалау кабинеты Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 82 йорт адресы буенча урнашкан ( хәзерге ДОССАФ) бинага күчерелде. Теш дәвалау-алдыру кебек стоматологик ярдәм алыр өчен шимбә һәм якшәмбедән тыш барлык эш көннәрендә 8.15 сәгатьтән 16.27 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин (12.00 сәгатьтән 13.00гә кадәр – төшке аш вакыты).
Район үзәк дәваханәсе администрациясе.
Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, зур дәрт белән янып яшик без!
№ 23 (11107) | 1-03-2016, 10:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 369 | Комм.: 0
Район мәдәният йортына авыл хуҗалыгы тармакларында эшләүче хезмәт алдынгылары, агросәнәгать өлкәсен хезмәтләндерүче предприятиеләр хезмәткәрләре җыелды. 2015 елда башкарылганнарга йомгак ясалды, агымдагы чорга план-максатлар билгеләнде. Район аграрийларының гомум җыелышын район хакимияте башлыгы урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков алып барды.
Җитезлектә, кыюлыкта көч сынашып
№ 23 (11107) | 1-03-2016, 10:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 348 | Комм.: 0
23 февраль – чын ир-егетләр бәйрәме ул. Изге бурычын үтәгән, я булмаса әлеге көндә илебез киңлекләрендә, чикләрендә хәрби хезмәттә булучылар һәм хәрби хезмәткә чакырылучылар билгеләде бу көнне.