Уңай бәһа бирелде
№ 10 (11094) | 28-01-2016, 11:05 | Төрлесеннән | Просмотров: 351 | Комм.: 0
Билгеле булуынча, үткән атнада Мәскәү Кремлендә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов һәм Русия Президенты Владимир Путинның эшлекле очрашуы үтте. Анда сүз республикадагы социаль-икътисади хәл турында барды.
“Социаль-икътисади хәлебез начар түгел, – диде төбәк башлыгы әңгәмә барышында. – Төп күрсәткечләр буенча бездә барысы да: җитештерү сәнәгате дә, тулай төбәк продукты, авыл хуҗалыгы продукциясенең үсеш темпы да – “плюс”та.” Шулай ук Рөстәм Хәмитов төп капиталга инвестицияләр өлешен дә лаеклы дип бәһалады.
Ярышларга рәхим итегез!
№ 10 (11094) | 28-01-2016, 11:03 | Спорт | Просмотров: 331 | Комм.: 0
31 гыйнвар көнне Чакмагыш беренче урта мәктәбенең боз мәйданчыгында шайбалы хоккей буенча олылар арасында БР чемпионаты оештырылачак. “Строитель” командасы хоккейчылары Туймазы шәһәренең “Девон” командасы белән очрашачак. Уен 17.00 сәгатьтә башлана.
30 гыйнварда районыбызның авыл биләмәләре, оешма, предприятие, учреждениеләр һәм уку йортлары спортчылары арасында чаңгыда узышу буенча район чемпионаты үткәреләчәк. Төрле арага команда ярышлары оештырылачак.
****