» Материалы за 05.01.2016

Күңелләргә дәрт, изгелек китерүче көн

2 (11086) | 5-01-2016, 12:23 | Төрлесеннән | Просмотров: 326 | Комм.: 0
Күңелләргә дәрт,  изгелек китерүче көн
7 гыйнварда православ христианнар зур дини бәйрәм – Раштуа көнен билгели. Бу көнне Израильдә Назарет шәһәрендә изге Мария дөньяга ир бала китерә. Шушы бала туганда күктә яңа йолдыз атыла, аңа яратып Иисус исемен бирәләр. Аллаһ тәгълиматларын таратып һәм үзенең тоткан юлын иң тугрылыклы дип саклап калып, газаплы үлем кабул итеп.



Еллар тыныч, илләр имин булсын!

2 (11086) | 5-01-2016, 12:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 463 | Комм.: 0
Еллар тыныч, илләр имин булсын!
Яше-карты өчен көтеп алынган, могҗизаларга бай иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе ул Яңа ел.
Район тарихы битләренә якты, әһәмиятле вакыйгалары белән кереп калды үткәне, чакмагышлылар өчен яңа казанышлар, Башкортстанга танытырлык уңышлар елы булды ул.
Басулар нигъмәте —алтын бөртекләр белән келәтләр тулды, ферма бина-лары төзек, маллар тук кышлый, продукция мул алына. Шуңа да сөенеп бәйрәм итә бүген авыл хезмәтчәне. Һәркайда күңеллелек, шатлык хөкем сөрә. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә иртәлекләр, мәктәпләрдә – бал-маскарадлар оештырылды, мәдәният йортларында өл-кәннәр өчен кичәләр үтте. 25 декабрьдә Балалар иҗат үзәгендә муниципаль район хакимияте башлыгы чыршысына иң актив, укуда да, спортта да алдынгы, җыр-биюгә дә сәләтле укучылар чакырылды. Шул ук көнне кичен район мәдәният йортына Яңа ел кичәсенә өлкәннәр җыелды. 28 декабрьдә үткән “Сихри төн” дип исемләнгән кичә дә күңелдә уелып калырлык булды.