Гимназия – Русиянең төп белем бирү учреждениесе!
№ 138 (11072) | 28-11-2015, 12:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 384 | Комм.: 0
[b]Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы юлламасы белән “Русиянең төп белем бирү учреждениеләре-2015” исемлегенә республикабызның берничә өлгеле мәгариф учреждениесе исемлегендә ЧАКМАГЫШ ГИМНАЗИЯСЕ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ (директоры Ратмир Фоат улы Камилҗанов) дә кертелде.
Бәхет нуры бөркеп яшисез
28-11-2015, 11:58 | Котлаулар | Просмотров: 446 | Комм.: 0
Ана һәм бала… Алар гомер дәвамында шулай бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә яши. Әниләр кешелек дөньясында тереклек учагын сүндермичә яшәтә. Мәңгелек ут кебек мәңгелек яшәү ялкынын алар тергезеп тора. Алар – матурлык һәм илһам чыганагы. Аналарга карата игелекле, мәрхәмәтле булуыбыз рухи дөньябызның асылын, пакьлеген ачык күрсәтә. Әниеңә булган мөгамәләң нинди булса – рухи дөньяң да, тәрбияң дә шундый, дигән сүз.