» Материалы за 26.11.2015

Җитезлектә көч сынашты кызлар

137 (11071) | 26-11-2015, 11:12 | Спорт | Просмотров: 404 | Комм.: 0
Җитезлектә көч сынашты кызлар
«Олимпияче» физкультура-савыктыру комплексында кызлар арасында кэс-баскет буенча спорт уеннары үтте. Биредә Чакмагыш беренче, Үрнәк һәм Иске Калмаш урта мәктәпләре укучылары көч сынашты. Ярышлар бик киеренке барды. Нәтиҗәдә Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасы иң көчлесе һәм иң җитезе булып чыкты.



Бердәмлектә һәм татулыкта – безнең көчебез

137 (11071) | 26-11-2015, 11:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 424 | Комм.: 0
Бердәмлектә һәм татулыкта  – безнең көчебез
Узган шимбәдә Уфада дөньякүләм әһәмиятле вакыйгалар үзәгенә әверелгән Конгресс-холлда IV Бөтендөнья башкортлары корылтае (конгрессы) булып үтте.
Анда планетабызның башкортлар яшәгән кыйтгаларындагы төрле илләрдән 400дән артык рәсми делегат һәм 200 чакырылган кунак килгән иде. Корылтай эшендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, Русия Халыклары Ассамблеясе рәисе Светлана Смирнова, Башкортстан халыклары Ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина, башка күренекле дәүләт, дин һәм сәясәт эшлеклеләренең катнашуы әлеге чараның мәртәбәсен тагын да арттырып җибәрде.