Районыбыз юбилеена багышлана
№ 120 (11054) | 15-10-2015, 12:11 | Район яңалыклары | Просмотров: 395 | Комм.: 0
Билгеле булуынча, быелгы ел – районыбыз оештырылуының 85 еллык юбилее. Аны тантаналы рәвештә декабрь башында билгеләп үтәчәкбез. Шушы уңайдан муниципаль район хакимияте башлангычы белән Балалар сәнәгать мәктәбе муниципаль автономлы өстәмә белем бирү учреждениесе бәйрәм символикасы – эмблемага конкурс игълан итә. Бәйгедә 14 яшьтән өлкәнрәк рәссамнар, дизайнерлар, иҗади хезмәткәрләр союзлары, җәмәгатьчелек берләшмәләре һәм башка кызыксынучы физик һәм юридик шәхесләр яшьләре чикләнелмичә катнаша ала. Эмблема эчтәлекле дә, аны куллану даирәсе чикләнмәгән дә булсын, шул ук вакытта 85 саны булуы да мотлак.
Җир улы
№ 120 (11054) | 15-10-2015, 12:10 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 527 | Комм.: 0
Тозлыкуш авылы мәктәбенә өлкән пионервожатый булып эшкә килүемә дә илле елга якын вакыт үтеп киткән. Бүген горурлык һәм сөенеч белән шуны әйтәсем килә: авыл халкы, балалар мине бик тиз үз иттеләр, үзем дә алар белән ихластан аралаштым. Мәктәптә дә, авыл Советында эшләгәндә дә алар белән аңлашып, изгелекләрен, ярдәмнәрен тоеп эшләдем.