Наркотикларга каршы җитди көрәш алып барыла
№ 118 (11052) | 8-10-2015, 10:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 465 | Комм.: 0
2 октябрь көнне муниципаль район хакимиятенең кече актлар залында Наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аларга каршы көрәш буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, наркотикларның законсыз әйләнеше һәм аларга каршы көрәш буенча комиссия сәркәтибе Светлана Шакирова, үзәк дәваханәнең баш табибы Салават Гыйззәтуллин, муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт буенча комитеты рәисе Руслан Бикмөхәммәтов, комитетның әйдәүче белгече Рим Хуҗин, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Эльвира Газизова, кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәиф Сибатов, район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Радик Саяхов, авыл Советы авыл биләмәләре хакимияте башлыклары катнашты.
Яшьләрне заман афәтләреннән курчалап калыр өчен
№ 118 (11052) | 8-10-2015, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 401 | Комм.: 0
Яшүсмерләр һәм яшьләр аңында наркотикларга, тәмәкегә һәм алкогольгә карата тискәре караш булдыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән районның яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча комитеты һәм Яшьләр үзәге белгечләре район биләмәсендә 1 октябрьдән 30 октябрьгәчә наркомания, тәмәке тарту һәм алкоголизмны профилактикалау буенча айлык үткәрү өчен чаралар планын кабул итте.