Белем учаклары янә ишекләрен ача
№ №100 11034 | 1-09-2015, 12:05 | Төрлесеннән | Просмотров: 381 | Комм.: 0
Бүген районның 25 мәктәбендә беренче кыңгырау бәйрәме үтә. Мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап кергән 396 райондашыбыз өчен ул беренче тапкыр яңгырый. Яңа 2015-2016 уку елында барлыгы 3334 укучыга 374 педагог белем һәм тәрбия бирәчәк, 11 сыйныфны 155 егет һәм кыз тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басачак.
Изге өметләр аклансын!
№ №100 11034 | 1-09-2015, 12:02 | Котлаулар | Просмотров: 426 | Комм.: 0
Беренче сентябрь һәммәбезнең күңелендә ак өметләр, олы максатларга юл башы булып саклана. Ак күлмәкле, ак алъяпкычлы малайлар һәм кызлар өр-яңа көч белән белем баскычыннан үрләргә артыла башлый, укытучы абый-апалары аларны илебез өчен кирәкле, белемле һәм тәрбияле гражданнар итеп үстерү юлында яңа уңышларга юл сала, дулкынланган әти-әниләре исә, газиз балаларының якты киләчәген хәстәрләп, мәктәп белән тыгыз бәйләнештә белем һәм тәрбия дөньясына чума.