» Материалы за 29.09.2015

Татлы тамырдан мул уңыш алына

114 (11048) | 29-09-2015, 11:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 568 | Комм.: 0
Татлы тамырдан мул уңыш алына
Быелгы койма яңгырлар бөртеклеләр урагын беркадәр суза төшсә дә, аларны югалтуларсыз җыеп алу өчен көнне төнгә ялгап эшләгән басу эшчәннәренең фидакарьлеге нәтиҗәсез калмады: гектар куәте һәм тулай җыем күрсәткечләре белән быел да республикада лидерлар исәбендәбез.



“Чиста Чакмагыш” акциясенә сез дә кушылыгыз!

114 (11048) | 29-09-2015, 11:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 462 | Комм.: 0
Кайсыбыз гына табигый чисталыгы, гүзәллеге сакланган елга-инеш буйларында ял итәргә, чүпләнмәгән, пөхтә-таза урамнардан йөрергә яратмый икән? Без яшәгән заманда тирә-як мохитне саклау проблемасы аеруча кискен тора.
18 сентябрьдә Яшьләр үзәге белгечләре һәм “Яшь гвардия”, Яшьләр советы активистлары “Чиста Чакмагыш” экологик акциясен үткәреп, район үзәгендәге халык күпләп ял итә торган буа ярларын тазарттылар. Тәүдә мондагы хәлләрне күргәч һушыбызны җыя алмый тордык дисәк тә, һич арттыру булмас – ял урыны чын мәгънәсендә чүплеккә әверелгән иде.