Район яңалыклары
24-01-2015, 11:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 525 | Комм.: 0
16 гыйнварда Балалар иҗат үзәгендә ел саен үткәрелгән “Йолдызлы юл” район конкурсы оештырылды. Биредә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенең “Яшь театраллар” командасы катнашты. Алар әкиятне инглиз теленә тәрҗемә итеп, заманча куеп, сәхнәгә чыгарды. Укучылар үзләренең актер осталыкларын күрсәтеп, “Әкият” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Инглиз телен тиешле дәрәҗәдә өйрәнү максатында Тозлыкуш урта мәктәбендә “Мавыктыргыч инглиз теле” түгәрәге дә эшләп килә. Калмашбаш урта мәктәбенең “Илһам” коллективы да “Йолдызлы юл” фестиваль-конкурсында үзләрен актив яктан күрсәтте. Алар хореографик спектакль һәм спортлы-биюле шоу номинацияләрендә катнашты. Коллектив югары башкару дәрәҗәсенә лаек булып, әлеге номинацияләрдә беренче-икенче урыннарны яулады.
Дәүләт әһәмиятендәге эшләр
№ 8 (10942) | 24-01-2015, 11:08 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 513 | Комм.: 0
21 гыйнварда Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы – Армия, авиация һәм флотка теләктәшлек күрсәтү буенча ирекле җәмгыятьнең (ДОСААФның) Чакмагыш районындагы бүлегенең конференциясе үткәрелде. Аның эшендә 17 башлангыч оешмада 36 делегат, чакырылган кунаклар – ДОСААФ активистлары һәм ветераннары, хакимият вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә ике мәсьәлә тикшерүгә чыгарылды. Беренчесе буенча, җыелышны алып бару өчен эшче органнар сайлангач, ДОСААФның урындагы бүлеге рәисе Фларит Гайнетдинов чыгыш ясады. Ул 2010-2015 елларда оешма тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде.