Могҗизалар бар икән
15-01-2015, 12:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 505 | Комм.: 0
Бөек Устюгта урнашкан Кыш Бабай почтасы менә инде 15 ел дәвамында эшләп килә. Шушы вакыт эчендә бирегә 2,5 миллионнан артык хат килгән. Бу тылсымлы почта бүлекчәсе Кыш Бабайга исемләнгән меңләгән язманы кабул итә. Ел саен Кыш Бабай адресына Русия һәм чит ил төбәкләреннән, шәһәр-районнардан 200 меңгә якын хат килә. Әлбәттә, Кыш Бабайның адресын барысы да белми, шуңа конверт тышына “Кыш Бабайга” дип язу да җитә. Сихри почта тылсымчыга килгән һәр хатка җавап бирә, иң изге һәм чын күңелдән язылган хатларга Кыш Бабай аеруча игътибарлы.
Иң яхшы матбугат хезмәткәрләре – безнең арада
15-01-2015, 12:24 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 592 | Комм.: 1
13 гыйнварда республика башкаласында “Башинформ” агентлыгының Конференц-холлында Русия матбугаты көненә багышлап үткәрелгән чарада 2014 ел йомгаклары буенча республика киңкүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы да үтте.
–Минем республика журналистларына һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары продукциясен аларны укучыларга җиткерү процессын тәэмин итүче барлык нәшер итүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.