» Материалы за 06.12.2014

Өметле спортчылар булуны дәлилләп

140-141 (10923-10924) | 6-12-2014, 10:52 | Спорт | Просмотров: 526 | Комм.: 0
Октябрь ахырында Югары Яркәйнең балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең физкультура-савыктыру комплексында милли көрәш буенча 8 команда арасында спорт ярышлары үтте. Анда безнең район балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы Регина Рәмзил кызы Баһманова җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь спортчыларыбыз да катнашты. Бәйге Яңа Котыдан Артур Зарипов өчен аеруча сөенечле булды: ул җиңүчеләр пьедесталының икенче баскычына күтәрелеп данланды.



Мондый кичерешләр дошманыңа язмасын!

140-141 (10923-10924) | 6-12-2014, 09:02 | Райондашлар иҗаты | Просмотров: 754 | Комм.: 0
Кулыма каләм алырга гәзитебездә дөнья күргән табиб Ремил Хаков белән “Яшәүдән тую мөмкинме соң инде” дигән баш астындагы әңгәмә мәҗбүр итте. Күңелдә җанны бимазалап йөргән сарауларга берникадәр җавап табылды, шикелле. Шул ук вакытта бу сорауларга өстәмә җавап булып Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатибы Илнар хәзрәт Зиннәтуллинның “Кеше гомеренең кадере юк” дигән язмасы да ачыклык өстәде. Язмадан өзек беркемне дә битараф калдырмас, дип ышанам:
“Үз-үзеңә кул салу – башка кешене үтерү кебек үк зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә моны катгый тыя. Җан – Ходайдан бирелгән амәнәт. Үз-үзенә кул салган кеше шул амәнәткә хыянәте өчен гөнаһлы – ул адымга барганнарны тәмугъ көтә.