» Материалы за Октябрь 2014 года

Бәла-казалар булмасын дисәк…

121 (10904) | 28-10-2014, 17:45 | Төрлесеннән | Просмотров: 630 | Комм.: 0
Агымдагы елның 20 октябренә алынган мәгълүматлардан күренүенчә, ел башыннан районда 28 янгын чыгу (былтыр бу вакытта 26 янгын булган иде) очрагы теркәлде. Шуның нәтиҗәсендә 3 милион сумнан артык зыян күрдек. Ут-ялкын 10 торак йортны, 13 йорт яны төзелешләрен, бер ярдәмче бинаны юк итте яйсә зыян китерде. Иң зур югалту, әлбәттә, кеше гомере. 6 кешенең гомере ( узган елда 8 райондашыбызны югалткан идек) янгын вакытында өзелде. Утны сүндегәндә 10 миллион сумнан артык матди байлыкны саклап калдык.



Көн тәртибендә – тышкы сәясәт мәсьәләләре

121 (10904) | 28-10-2014, 17:20 | Төрлесеннән | Просмотров: 654 | Комм.: 0
Көн тәртибендә – тышкы сәясәт мәсьәләләре“Валдай” халыкара дискуссия клубы утырышы быел Сочидагы “Олимпия” спорт комплексында үткәрелде. Анда 25 илдән 108 эксперт, тарихчы һәм политолог (шул исәптән 62 чит ил вәкиле) катнашты. Пленар сессиядә өч көн дәвамында барган очрашуга йомгак ясалды.
Дискуссия клубында сүз дөньяда әлегә кадәр яшәп килгән үзара мөнәсәбәт институтлары системасы һәм халыкара хокук нормалары турында барды. Шушы мәсьәләләргә кагылышлы экспертлар һәм политологлар үзләренең уй-фикерләрен әйтте. Русия Федерациясе Президенты Вадимир Путинның чыгышы һәм журналистларның сорауларына җаваплары шулай ук төп игътибар үзәгендә торды.