Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык
№ 97 (11031) | 25-08-2015, 15:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 504 | Комм.: 0
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында да уракның кызган мәле. Игене өлгергән басуларда кемузардан эш кайный. Хуҗалыкның баш агрономы Азат Гайсин белдерүенчә, 24 августка 1370 гектар мәйданнардагы бөртеклеләр тезмәләргә салынып, 1231 гектарыннан барлыгы 37076 центнер ашлык җыеп алынган. Гектар куәте уртача 25 центнер тәшкил итә.