“Өйрәнергә, укырга беркайчан да соң түгел”
№ 8 (11092) | 23-01-2016, 16:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 375 | Комм.: 0
“Өченче буын халык университеты” республика максатлы программасына ярашлы, аны тормышка ашыру йөзеннән 2011 елдан бирле район үзәгендә халык университеты эшләп килә. Анда 55 һәм 60 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-атлар шөгыльләнә ала.
Моның өчен беренче чиратта социаль ярдәм идарәлегенә килеп, кайсы юнәлеш буенча өйрәнергә, укырга теләгеңне белдереп, гариза язарга кирәк. Паспорт һәм пенсионер таныклыгын да алып килү мотлак. 2015-2016 елларда оештырылган шундый уку үзәкләренә өченче буын вәкилләре зур теләк белән йөри. Аның берсе гимназиядә урнашкан.