» 8 (10942)

Дәүләт әһәмиятендәге эшләр

8 (10942) | 24-01-2015, 11:08 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 513 | Комм.: 0
Дәүләт әһәмиятендәге эшләр
21 гыйнварда Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы – Армия, авиация һәм флотка теләктәшлек күрсәтү буенча ирекле җәмгыятьнең (ДОСААФның) Чакмагыш районындагы бүлегенең конференциясе үткәрелде. Аның эшендә 17 башлангыч оешмада 36 делегат, чакырылган кунаклар – ДОСААФ активистлары һәм ветераннары, хакимият вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә ике мәсьәлә тикшерүгә чыгарылды. Беренчесе буенча, җыелышны алып бару өчен эшче органнар сайлангач, ДОСААФның урындагы бүлеге рәисе Фларит Гайнетдинов чыгыш ясады. Ул 2010-2015 елларда оешма тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде.