Яшьлек гөрләп чәчәк атканда
№ 72 (11154) | 30-06-2016, 10:15 | Район яңалыклары | Просмотров: 325 | Комм.: 0
Ямьле җәй киче, көн бик матур, җиләс. Төрле яшьтәге райондашлар “Олимпияче” физкультура- савыктыру комплексына агыла. Бәйрәмчә бизәлгән мондагы мәйданнан яшьлек көче, яшьлек дәрте әллә кайсы тарафларга ук бөркелеп тора: анда күңелле , җыр-моң тирә-юньгә яңгырап, өлкән яшьтәге кешеләрне дә дәртләндереп, гүя үзенә чакырып тора. Сәхнәдән алып баручы Илнур Латыйповның шаян сүзләре тиз арада яшьләрне үзенә җәлеп итте, аның янында Айгөл Нәбиева гүзәллеге белән егетләрнең йөрәген җилкендерде.