» 7 (11091)

Котлыйбыз!

7 (11091) | 21-01-2016, 10:26 | Котлаулар | Просмотров: 502 | Комм.: 0
Котлыйбыз!
Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Башкиравтодор” ачык акционерлар җәмгыятенең филиалы – Чакмагыш юл төзү-ремонтлау идарәлегенең юл мастеры ТИМЕРҖАН ЗЫЯ УЛЫ КАШАПОВ муниципаль районның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.



Былтыргыдан күбрәк

7 (11091) | 21-01-2016, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 344 | Комм.: 0
Район авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары җаваплы вакыт — кышлату чорын кичерә. Мөмкин кадәр күбрәк продукция җитештереп, малларны сау-сәламәт һәм баш санын югалтуларсыз кышлату һәр хуҗалыкның изге бурычы санала.
Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы терлекчеләре быел да бу мәсьәләгә җитди игътибар биреп, югары хезмәт күрсәткечләренә ия. Малларның туклану рационы төрле витаминнар белән тулыландырылуы, прививка-вакциналарның вакытында ясалуы, терлекләр тотылган биналарның төзек һәм санитар нормаларга туры килүе һәм эш шартларының канәгатьләнерлек булуы – болар һәммәсе дә югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүгә төп шарт булып тора.