Уполномоченныйлар эш башладылар
№ 65 (1000) | 16-06-2015, 10:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 520 | Комм.: 0
2016 елда үтәчәк Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек чикләрендә республиканың шәһәр һәм районнарында агымдагы елның 5 маеннан 70 уполномоченный эш башлады. 1 июньнән исә район һәм шәһәр дәрәҗәсендәге авыл хуҗалыгы товар җитештерүче объектлар исемлеген төзү буенча 70 белгеч үз вазифаларын үтәүгә кереште. Алар исәп алуны әзерләү, оештыру һәм нәтиҗәләрне барлау буенча эш башкарачак.