Кояш җирне яктырта, уку – кешене
№ 64 (10998) | 9-06-2015, 11:59 | Район яңалыклары | Просмотров: 702 | Комм.: 0
“Кояш җирне яктырта, уку – кешене”,– ди халык мәкале. Йолдыз Рифгать кызы Баһаветдинова белән Камила Рәзит кызы Сафина да үзләре белем алган мәктәпләренең якты кояшы булып балкый. Бүген сезне Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдинов оештырган “Сәләтле балаларга ярдәм” фонды стипендиясенә лаек булган тырыш укучылар белән таныштырабыз.