» 48 (10982)

Ана – шәфкать диңгезе, диләр, ә болар – хәмер күле

48 (10982) | 28-04-2015, 13:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 561 | Комм.: 0
Апрельдә район мәгариф бүлегендә балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Аның барышында 12дән артык материал тикшерелде. Балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең җаваплы сәркатибе Гөлдәр Иманголова хокук бозучыларга карата төзелгән протоколларны укып ишеттерде, авыл Советы авыл биләмәләреннән алынган сыйфатламалар белән таныштырды. Аннары төрле сәбәпләр буенча комиссия утырышына чакыртылганнар аның вәкилләре каршында җавап тотты.