Көмеш дуга, җиз кыңгырау: тройка атлар килә ашкынып, алтын дагалардан ут чәчелә, килә алар ярсып, талпынып...
№ 3 (10937) | 13-01-2015, 15:33 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 613 | Комм.: 0
Иске елны озатып, яңасын каршы алган мәл – 30 декабрь көне төрле могҗизалы-тылсымлы вакыйгаларга бай булды.
Райондашлар бу көнне шатлык-куанычлы чараларда катнашты. Аларның берсе – җиз кыңгыраулар чыңлаткан атларның горур җилдереп баруы, гаҗәеп матур атлар күренеше. Берсеннән-берсе матур, соклангыч тройкалар, Кыш Бабай, Карсылу, Яңа ел һәм кучерлар тәүдә мәчет янәшәсендә урнашкан боз шәһәрчегенә җыелды. Әкият геройларын чынбарлыкта күргәч, үзебезне әкият илендә кебек хис иттек. Без аларның һәркайсын сәламләп, гаҗәеп матур пар атлар, Кыш Бабай, Карсылу, Яңа ел, 2015 ел символы – кәҗә-сарык костюмнарындагы геройлар белән таныштык.