Дәүләт бүләкләренә лаек булдылар
№ 20 (11250) | 21-02-2017, 08:44 | Район яңалыклары | Просмотров: 413 | Комм.: 0
17 февральдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Орденнар, күкрәккә тагыла торган аерым билгеләр, Мактау грамоталары, мактаулы исемнәр һәм Рәхмәт хатлары белән сәнәгать, энергетика, төзелеш, торак-коммуналь һәм урман хуҗалыгы, агросәнәгать комплексы, дәүләт хезмәте, муниципаль үзидарәлек, коткару хезмәтләре, юридик, банк, социаль, эшкуарлык һәм сәүдә, физкультура һәм спорт, матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә эшләүче 50 кеше бүләкләнде.