Кыш бабай Чакмагышта
№ 150 (11231) | 31-12-2016, 09:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 258 | Комм.: 0
Һәр Яңа елны ниндидер могҗиза өмет итеп каршыларга күнеккәнбез. Ул мотлак үтеп барганыннан күпкә яхшырак булачагына өметләнәбез, алга планнар билгелибез, узган елда башкарылганнарны барлыйбыз, тормышка ашмаган хыялларыбыз Яңа елда һичшиксез үтәләчәген юрыйбыз. Ә бит, чынлап та, күпчелек очракларда нәкъ шулай килеп чыга да!